Авыл бәхете-өметле яшәвендә, - дип уйлап эшлиләр Балык Бистәсе Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчеләре
Җәмгыять

Авыл бәхете-өметле яшәвендә, - дип уйлап эшлиләр Балык Бистәсе Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчеләре

Районыбызның Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы белән тиңдәш исемләнгән Кызыл Йолдыз авылы әллә ни зурлардан түгел. Тик шулай да, биредә тормыш кайный, гамәлләр кылына, урман хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча зур эшләр башкарыла.

30 га якын хуҗалыктагы 78 кеше шушында көн күрәләр, тормыш алып баралар, хезмәт куялар. Табигатьнең җәннәт почмагы саналган җирлекне яратып яши авыл халкы. Мондый урындагы тормыш учагын сүндерү гөнаһ булыр сыман. Урманчылык дилбегәсен үз кулларына алган Камил Газизов иң әүвәлдән шушы нечкә җирдән мәсьәләләрне хәл итүгә алына. Кеше сәламәтлеге -иң кадерлесе, дигән шигарь астында, мескен генә кыяфәттә калган, "иңеп" җиргә авыштырган медпункт бинасын торгызудан башлый төзекләндерү адымнарын.

(тулы язманы газетадан укый аласыз)

Вазыйх Фатыйхов.

Вазыйх Фатыйхов фотолары


Нет комментариев