Августта безне нинди һава торышы көтә?
Җәмгыять

Августта безне нинди һава торышы көтә?

Августта һава торышы гадәттәгедән тайпылышсыз булачак. Айлык уртача температура 18 градус чамасы булачак. Бу фараз белән КФУ Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемасы институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев уртаклашты. Бу турыда вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.

Явым-төшем дә норма кысаларында – 6 мм булачак.

Җәйнең соңгы аеның беренче декадасында температура күрсәткечләре нормадан түбән булачак. Бу вакытта салкын фронт йогынтысы аркасында  һава температурасы 20 градус булачак.

Переведенцев сүзләренчә, августта һава торышында бернинди дә көтелмәгән хәлләр күзәтелми.

 

 фотоplaycast.ru

http://kazanutlary.ru/?p=46429


Нет комментариев