-Авылга яшәргә кайтып, өч бала табып үстерермен дип уйлап та карамаган идем. Ә хәзер сабыйларымнан башка дөньяны күз алдына да китерә алмыйм,-дип сүзен башлады Трой-Урай авылында яшәүче яшь әни Елена Артамонова. Бер бала табарга да куркып ятучыларга Елена үрнәк ана. Үзе шәһәр кызы ул. Нәсел тамырлары Балык Бистәсенә барып тоташа....
-Авылга яшәргә кайтып, өч бала табып үстерермен дип уйлап та карамаган идем. Ә хәзер сабыйларымнан башка дөньяны күз алдына да китерә алмыйм,-дип сүзен башлады Трой-Урай авылында яшәүче яшь әни Елена Артамонова. Бер бала табарга да куркып ятучыларга Елена үрнәк ана. Үзе шәһәр кызы ул. Нәсел тамырлары Балык Бистәсенә барып тоташа. Язмыш аны үзен дә шушы якларга алып килә. Кияүгә чыккач ире йортында кайнана-кайнатасы белән яши башлый алар. "Йортка су кермәгән, уңайлыклар юк. Яши башлаганда бик авыр булды, әлбәттә. Тора-бара өйгә ремонт ясадык. Яшәр өчен барлык уңайлыкларны тудырдык. Балалар үстерер өчен мөмкинлекләр шулай барлыкка килде. Ике малай алып кайткач, кызыбыз булу өчен хыялландык. Ходайның амин дигән вакытына туры килде ахрысы, кызчыгыбыз да дөньяга килде", - дип сөйли Елена. Балаларга игътибарлыгы, гаиләдә булган чисталык, хәзерлек белән яшәвеннән күренә аның. Сабый авырмый гына тормый. Бинт белән градусник өчен дә күрше-тирәгә йөгерми ул. Моның өчен хуҗабикәнең бер тартма тулы барлык кирәк яраклары, дарулары бар.
Ана булу изге гамәл, ди халык. Аларга тәрбия биреп үстерү, тормыш юлына бастыру ата-ананың изге бурычы. Бигрәк тә авыл җирендә һәр хәрәкәт күз алдында. Берәүнең дә авылдашлары алдында сынатасы килми. Шулай итеп, һәр әти-әни үз баласына беренче хезмәт күнегүләре бирергә, әхлакый сыйфатлар булдырырга, һөнәргә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Ата-ана бала өчен иң якын кеше, иң зур авторитет. Тәртипле, тату гаиләдә балалар да сабыр холыклы, әдәпле, ихтирамлы булып үсә. Чөнки алар иң якын ике кешенең үзара ихтирамын көн саен, минут саен күрәләр. Артамоновларның олы балаларына тугыз, уртанчысына биш, кечкенәләренә ике яшь ярым булса да чын-чынлап нигездән тәрбия бирергә алынган. Олы уллары мәктәптә укый, бик тырыш икән. Рәсем ясарга, шигырьләр сөйләргә ярата. Рәсем конкурсларында катнашып район күләмндә беренче, икенче урыннарны алса, республикакүләм бәйгеләрдә грамоталарга ия була. Узган ел шигырь сөйләүчеләр конкурсында икенче урынны алып кайткан әле. Кечкенәләре дә кулга карандаш алу белән рәсем ясарга тотына. Уртанчылары белән балалар иҗат үзәгенә укырга йөриләр. "Балалар суны ярата. Шуңа күрә район үзәгендәге "Дельфин" спорт һәм сәламәтлек үзәгенә еш йөрибез, елына берничә тапкыр Казан шәһәренә аквапаркка да барабыз. Җәй айларын яратабыз без. Гаиләбез белән табигатькә чыгабыз. Балык ашлары пешерәбез, ит кыздырабыз",-ди язма героем. Балаларның туган көннәрен дә һәр елны үткәрәләр. Кунакка балалар җыялар. Ничек өлгерәсең, дип сокланалар икән Еленадан авылдашлары. Язма героема ул көндәлек эш кебек кенә тоела.
-Гаиләдә шулкадәр кешене туендырырга, кием-салым, кирәк-ярак белән тәэмин итәргә дә кирәк бит әле. Андый мөмкинлекләрне ничек тудырасыз? - дип сорыйм. "Үзем балалар бакчасында пешекче булып эшлим. Ирем Владимирның да рәсми эш урыны бар. Буш вакытларда балыкка йөри, эш килеп чыкканда шабашкага да бара. Кайнанам почта бүлеге җитәкчесе, кайнатам да эшли әле. Мин шулай ук халыкны социаль яклау бүлеге тудырган мөмкинлекләрдән дә файдаланам",-ди Елена. Хуҗалыкта дуңгыз, тавык, куяннар асрыйлар. Бакчада барлык төр яшелчәләрне үстерәләр. Ел буе үзләре җитештергән ит, яшелчәләрне кулланалар. Елена өйдә аш-су әзерләсә, балаларын тәрбияләсә, кайнатасы белән кайнанасы йорт тирәсендә кайнаша. Малларны барлыйлар, бакчаны эшкәртәләр. "Килен булып төшүемә җиде ел булды. Кайнанам беренче көннән үк үз кызыдай кабул итте мине. Балаларны үстерешергә бик булышты. Миңа авырлык китермәскә тырыша. Үзем әле машина йөртергә өйрәнәм. Кулга таныклык алгач, тагын бер машина алырга хыялланабыз",-дип киләчәк планнары белән уртаклашты өч бала әнисе.
Гөлназ Зарипова.
Нет комментариев