Аны Зур Мәшләк авылы халкы "авыл духтыры" дип атый
Гомер өчен көрәштән соң авыруларның янәдән тулы тормыш белән яши башлавы медицина хезмәткәрләренең сәләтенә, белеменә, талантына бәйле
Укытучы керә-керешкә журналын өстәлгә куйды да укучыларына серле, сынаулы карашын ташлады.
–Бүгенге дәреснең биреме гади дә, җаваплы да, – диде ул. –Сез инде дүртенче сыйныфны тәмамлыйсыз. Үстегез, буй җиткердегез. Күңелегездә хыяллар да бөреләнгәндер. Әйдәгез, шуны сер итеп дәфтәр битенә төшерик тә, ерак бер урынга саклауга куйыйк.
Тәб.Чаллы авылының башлангыч сыйныф укучыларына “Киләчәктә мин кем булам?” дигән инша яздырган иде ул чакта Мәхмүт Вәлиевич Урматов. Бүгенгедәй хәтерли аны Ризәлә. Туры юллы дәфтәренә тигез хәрефләр белән: “Үскәч врач буласым килә”, дигән сүзләрен тезде ул.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia