Аның шигырьләрендә аһәң,     тынычлык
Җәмгыять

Аның шигырьләрендә аһәң,    тынычлык

 Апрель ае башыннан Агротехник техникумы шәкертләре һәм остазлары  Балык Бистәбез буйлап “Мин Тукайны укыйм” акциясен башлап җибәргән иде.

 Районыбызда яшәүче мәдәният һәм сәнгатькә битараф булмаган шәхесләребез дә бу әдәби мизгелгә кушылдылар.

Ә менә шигырь бәйрәме Агротехник техникумы шәкертләре һәм остазлары тарафыннан театраль флэш-моб формасында үтте. “Пар ат” җырына шәкертләр флэш-моб бию башкарды, аннан аларга Тукай әкиятендәге Шүрәле персонажы да кушылды. Иҗат, әдәбият, күңел сандыгыннан моң сибелде мәйдан үзәгендә. Чыгыш ясаучылар “И, туган тел” җыры белән төенләнеш ясыйлар. Төп ният - кыска гына флэш-моб эчендә татар иленә, татар милләтенә тагын бер кат Тукай исемен яңгырату.

* * *

Күп кенә белем йортларында да узды Габдулла Тукай бәйрәме. “Бәләкәч” балалар бакчасында милли рух яңгырый бу көнне. Чыгыш ясарга әзерләнүче балалар кат-кат сүзләрен кабатлап, үз персонаж роленә керергә тырышты. Иң элек, һәр төркемдә тәрбияләнүчеләр тарафыннан Габдулла Тукайның туган көненә багышлап әзерләнгән кул эшләнмәләре һәм матур рәсемнәрдән торган күргәзмә күзгә ташлана.

 

Олы төркем балалары шагыйрьнең сабыйлар өчен иҗат ителгән әсәрләрдән өзекләр күрсәтеп, шигырьләр сөйләгәннән соң, татар халкының иҗади гимны сыман яңгыраучы “И, Туган тел” җырын барлык төркем балалары бергәләп башкардылар.

Сабый бала йөрәгеннән алып, өлкән буын җанында син, Тукай! Ничә яшьтә, нинди күңел халәтендә булсак та без синең шигырьләреңдә аһәң,  тынычлык,  дөреслек табабыз.

Лилия КәримуллинА.


Нет комментариев