Анатыш авылы мәдәният йортында район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министры урынбасары Наталья Бутаева һәм районның төрле службалары вәкилләре катнашында авыл җирлеге гражданнары җыелышы булды.
Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев үткән ел дәвамында башкарылган эшләргә исәп-хисап ясады. Ә аларны санап китсәң хәйран ук күләмле килеп чыга. Җирлеккә керүче Анатыш һәм Шиланка авылларында 713 кеше яши. Аларның 392 се эшкә яраклы яшьтә булса, 198 кеше лаеклы ялда санала. 18 яшькә чаклы яшьләр – 123. Бүгенге көндә биредә 4 крестьян-фермер хуҗалыгы, 11 шәхси эшмәкәр эшли. Шәхси хуҗалыкларда 44 баш сыер исәпләнә. 2018 нче елда дәүләт тарафыннан сыерлар өчен – 154 мең, ә кәҗә тотучыларга – 25 мең сум субсидия бирелгән.
Җирлектә үткәрелүче чараларга Владимир Талаков, Олег Ваньков, Евгений Лылов, Миләүшә Тимофеева, Хәмит Идрисов кебек иганәчеләр үз өлешләрен кертәләр.
2018 елда үзара салым акчасы 257 мең сум җыелган. Дәүләт тарафыннан финансланганнан соң ул барлыгы 1 миллион 287 мең сумны тәшкил иткән. Аның 536 мең сумы Анатыш авылында балалар мәйданчыгы, 583 меңнән артыгы зиратта гыйбадәтханә төзүгә, 168 меңе урам яктырткычларын энергия саклый торганнарына алыштыруга тотылган.
Район башлыгы узган ел кабул ителгән карарлар белән кызыксынды. Үз чыгышында авыл клубына төзекләндерү эшләренең агымдагы ел эш планына кертелүе турында белдерде.
Район прокуроры Руслан Шакирҗанов үз чыгышында райондагы закончылылык турында сөйләде. Ул җыелышта катнашучыларны төрле алдаулардан сак булырга чакырды. Бигрәк тә янгын һәм газ хезмәте вәкилләре булып кыйбат бәядән төрле җиһазлар (приборлар) сатучылар чынлыкта исә бу өлкәгә бернинди катнашы булмаган кешеләр булып чыга. Шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең хокукларны саклау, экстремизм, терроризм, коррупция кебек тискәре күренешләргә каршы тору күз уңында тотыла. Гражданнарның хокуклары бозылган очракта тиешле инстанцияләрдә яклау табылмаган очракта прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады. Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин сыер, кәҗә тотучыларга, нәселле таналар, яңа чыккан кош-корт алучыларга, өч яшьтән зур бия атларны тоту өчен азык-төлеккә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау, мини-фермалар төзү максатында эшли торган программалар белән таныштырды. Тик аларда катнашу өчен тиешле документлар зарурилыгын искәртте.
Республика вәкиле Наталья Бутаева республика вәзгыяте белән таныштырды, демография буенча үсеш юлларына ачыклык кертте.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр яңа фельдшер -акушерлык пункты төзү, Шиланка авылында чишмәгә юлны төзекләндерү кебек мәсьәләләрне күтәреп чыктылар.
Җыелышта катнашучылар авыл җирлеге эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип таптылар.
Таңсылу Минһаҗева,
Нияз Шәйдуллин.
Нет комментариев