Ана капиталы: акчалы килеш – ярык тагарак янында...
Җәмгыять

Ана капиталы: акчалы килеш – ярык тагарак янында...

«Ана капиталы» программасын озайттылар озайтуын, әмма икенче һәм аннан соңгы балаларын табучылар кулындагы сертификатның гына якындагы елларда кирәксез кәгазьгә әйләнүе ихтимал. Моңа кадәр 9 ел дәвамында арттырылып килгән дәүләт ярдәме күләме инде быел ук үзгәрешсез калдырылган иде.


Алдагы елларда да индексацияне көтәсе юк. Димәк, бәяләр арткан саен, Ана капиталы акчаларының кыйммәте югала бара. Бу программа, гомумән, кирәкме-юкмы дигән бәхәсләр дә куера башлады.

2016 елда тәмамланырга тиешле «Ана капиталы» программасын, өстәмә чыгымнарны күтәрү никадәр кыен булса да, узган ел тагын берничә елга озайтырга карар кылдылар.


Әлеге башлангыч гамәлдә булган дәвердә ил күләмендә сертификаттан инде 7 миллионга якын гаилә файдаланган. Ана капиталын түләү өчен бер триллион сумнан артык акча сарыф ителгән. Әти-әниләр бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтә ала. Моннан тыш, быел әлеге сертификатны инвалид балалар ихтыяҗларына тотарга рөхсәт ителде.



Россия Президенты Владимир Путин программаны озайту турындагы карарны, билгеле, алга таба да илебездәге уңай демографик тенденцияне саклап калу өчен кабул итте. Озайтуын озайттылар да, бу акчаларны ничек түлисен генә уйлап бетермәделәр ахрысы. Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять барлык тармакларда да үзен сиздерми калмады бит - нәфесне тыярга, каешларны тыгызрак буарга мәҗбүр итте. Дөрес, социаль программаларга кагылмаска тырыштылар.


Ана капиталы күләме генә быел беренче тапкыр индексацияләнмичә калды. Ул узган елдагы кебек 453 мең 26 сум дәрәҗәсендә сакланды. Сертификатның индексацияләнмәве бер еллык мәҗбүри чара диелде. Әмма, гадәттә, вакытлы кертелгән кагыйдәдән дә тотрыклысы юк диләрме? Киләсе елда да, аннан соң да балалы гаиләләргә ярдәм итүне күздә тоткан акчаларның артуын көтәргә кирәкми.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның 1 гыйнварына кадәр "Ана капиталы" программассын ел саен индексацияләүне туктатып торырга тәкъдим итте. Моны илдәге финанс-икътисади вәзгыять белән бәйле чара, дип атадылар.


- Ана капиталы акчасы, гамәлдәге инфляцияне исәпкә алып арттырыла торган түләүләрдән аермалы рәвештә, көндәлек кулланылышта кирәкле айлык акча булып саналмый, - диләр әлеге министрлыкта.


Россия Пенсия фонды бюджеты проектында 2017 елда Ана капиталы акчаларын түләүгә - 330,2 миллиард, 2018 елда 344,7 миллиард сум каралган. Ана капиталы индексацияләнә калса, чыгымнар күбрәк булыр иде.



Ана капиталы сертификатын индексацияләмәү дәүләт өчен файдага гына. Акчадан файдаланырга өлгермәгән гаиләләр исә ярык тагарак янында калырга мөмкин. Күреп торабыз: бәяләр еллап, хәтта айлап та түгел, көн саен диярлек үсә. Ана капиталы шул рәвешле ел саен үз бәһасен югалта.

Чыганак: /intertat.ru


Нет комментариев