Балыкбистәлеләр, үзегезгә кирәк булмаган әйберләрне редакциягә китерә аласыз
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, үзегезгә кирәк булмаган әйберләрне редакциягә китерә аласыз

 Якын арада «Авыл офыклары» газетасы редакциясе Корноухово авылындагы картлар һәм инвалидлар йортына барырга җыена.

Шул уңайдан район халкына һәм эшмәкәрләргә мәрәҗәгатебез бар. Әгәр сез анда яшәүче өлкән яшьтәгеләргә кием-салым яки башка кирәк-яраклар белән ярдәм итәргә телисез икән, безнең белән элемтәгә керегез. Үзегезгә кирәк булмаган әйберләрне редакциягә китерә аласыз. Без аларны илтеп тапшырырбыз. Шулай ук интернат йортка кер юу машинасы алып бирүдә яки беседка төзүдә ярдәм итсәгез, бу алар өчен бик зур ярдәм булыр иде.

Адресыбыз: Зәки Шәймәрданов урамы, 31"Б" (салым инспекциясе бинасы янәшәсендә). Телефон: 89503262753. Кием-салымнарны җыю 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә.


Нет комментариев