Алмаларны юабыз, саркытабыз, кортларыннан арындырабыз (төшләрен һәм кабыгын алмаска да була, иң мөһиме – кортлары калмасын).
10 литрлы чиләктәге алманы калын төпле кәстрүлгә салабыз да өстенә 1,5 литр су коябыз.
Шуны талгын утта 1 сәгать кайнатабыз.
Шуннан пешкән алманың суын марля аша сөзәбез (мин кичтән марляга куеп калдырдым).
Иртән 1 литр суга 1,2 килограмм шикәр комы салып, талгын утта 40 минут кайнатабыз.
Конфитюр әзер. Стерильләштерелгән банкаларга салып, кышкылыкка алып куябыз.
фото һәм чыганак https://kiziltan.ru/poleznoe/13399-almadan-konfityur-bik-tmle.html
Нет комментариев