Гаиләнең балага йогынтысы мәктәп, урам, массакүләм мәгълүмат чараларына караганда көчлерәк
р этабында кеше психолог ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Чөнки кайвакыт килеп туган авырлыкларны җиңеп чыгу, башкалар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен зирәк акыл, төпле киңәш кирәк.
Еш кына балаларны тәрбияләгәндә, ата-аналар аптырашта калалар һәм бала тормышта югалмасын өчен ничек ярдәм итәргә икәнен белмиләр. Бу очракта ярдәмгә мәктәп психологы килә. Безнең хәбәрчебез сорауларына Балык Бистәсе 1 нче гимназиясенең педагог-психологы Әлфия Мөхәммәтҗанова җавап бирә.
- Әлфия Равилевна, сезгә укучылар, әти-әниләр нинди очракларда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр?
- Психолог - психологик-педагогик белемле кеше, ул балаларны мәктәп чорында күзәтеп бара, аларга нинди дә булса бәхәсләрне, конфликтларны хәл итәргә булыша. Башлангыч сыйныф балалары бик сирәк мөрәҗәгать итә. Яшүсмерләр яшьтәшләре белән аралашу кыенлыгын җиңәргә ярдәм итүләрен, укытучылар һәм әти-әниләр белән элемтәне җайга салуларын, теге яки бу шәхси сыйфатларны ничек үстерергә, имтиханда ничек тынычланырга, ачулы халәтне ничек булдырмыйча калу турында киңәшләр сорыйлар.
Ата-аналар яшүсмер балалары белән мөнәсәбәтләрне җайга салу турында мөрәҗәгать итәләр.
- Хәзерге вакытта балаларны тәрбияләгәндә әти-әниләр нинди авырлыклар белән очраша?
- Гаджетлар баланың бөтен дөньясын биләп алгач, ул андагы уеннарга, ютубка «чуму» мөмкинлеген көтә. Хәзер балалар күбрәк чын дөньяның киеренкелегеннән, борчылудан виртуаль дөньяга күчә. Уку белән даими шөгыльләнү үзара аралашу дефициты тудыра, яшьтәшләре белән ирекле аралашуга, үзеңне мәшгуль итә алмауга, кемнеңдер күңел ачуын теләүгә, ә асылда, күбрәк үз-үзеңә бикләнүгә китерә.
Хәзерге балалар проблемалары без яшәгән дөньяның үзенчәлекләре - яңа технологияләр, мәктәп мәгариф системасы һәм социаль мохит аркасында килеп чыга. Бу очракта әти-әниләрнең иң мөһим бурычы - сәбәпләрне аңлау һәм балаларга ничек ярдәм итү турында уйлау. Балага яраткан компьютер уеннарын тыю урынына, аңа башка күңел ачу вариантларын тәкъдим итү яхшырак.
Балалар һәм яшүсмерләр проблемаларының күбесе өлкәннәр өчен дә актуаль. Шуңа күрә сорауга системалы караш мөһим: әгәр дә сез баланың социаль челтәрләрдән азрак файдалануын, күбрәк вакытны саф һавада үткәрүен һәм иртәрәк ятуын телисез икән, аңардан моны таләп итү генә җитми, шулай ук үрнәк күрсәтергә кирәк.
Бала белән нәтиҗәле психологик эш алып бару өчен әти-әниләрнең актив катнашуы мөһим һәм ул теләсә нинди проблеманы уңышлы хәл итүнең төп шартларының берсе булып тора. Әгәр дә сез гаиләдә аралашу ысулын үзгәртмәсәгез, психологик эш алып бару бернинди нәтиҗә бирмәячәк. Шуңа күрә минем эшем һәрвакыт әти-әни белән хезмәттәшлеккә нигезләнә һәм еш кына баланың тәрбия стилен һәм гаилә хәлен диагностикалаудан башлана. Психологик дәресләр алып барганда, мин бала белән генә түгел, бер үк вакытта аның әти-әнисе белән эш алып барам.
- Алар сезгә ярдәм итәләрме?
- Гаиләнең балага йогынтысы мәктәп, урам, массакүләм мәгълүмат чараларына караганда көчлерәк. Шул ук вакытта гаилә актив, иҗади, яңа социаль мөнәсәбәтләргә җиңел яраклаша торган, интеллектуаль, мәдәни, рухи кыйммәтләргә мохтаҗ шәхес тәрбияләүне тулы күләмдә тәэмин итә алмый. Хәзерге вакытта күпчелек гаиләләр икътисади проблемаларын хәл итүдә зур көч куялар. Шуңа күрә күп кенә ата-аналарның бала тәрбияләү һәм шәхси үсеш мәсьәләләрен хәл итүдән читләшү тенденциясе күзәтелә. Хәзерге чорда әти-әниләр һәм балалар арасында ныклы шәхесара бәйләнешләр булмаган гаиләләр барлыкка килә, нәтиҗәдә, тышкы, еш кына тискәре мохит "авторитет"ка әверелә, бу баланың гаилә йогынтысыннан "чыгуына" китерә.
-Авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләрдәге балалар белән нинди эш алып барасыз?
-Безнең гимназиядә 651дән артык укучы белем ала. Аларның барысына да игътибар кирәк. Әлбәттә, сез атап киткән гаиләләр категориясендәге балалар белән эш алып бару ысулы һәр очракка карап үзгәрә. Директорның тәрбия эше буенча урынбасары, социаль педагог, мәгариф бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.
Автор Таңсылу Минһаҗева
Нет комментариев