Алда көтсен кабат очрашулар
Җәмгыять

Алда көтсен кабат очрашулар

Агымсудай узган елларга язлар, көзләр өстәлгән дә тоташ бер гомерне хасил иткән. Күп тә, аз да түгел, ике бишлелек гомер ул. Шатлык-сагышлар да, кабатланмас балачак, сагындырган яшьлек тә бар анда. Иң кадерле, татлы хисләр уяткан, онытылмас истәлекләр калдырган мәктәп еллары исә барысыннан да өстен булып әледән-әле җанда калка. Күңелдәге хатирәләрне барлар өчен, күзгә-күз карашып, хәл-әхвәлләр белешер өчен сыйныфташлар очрашуына җыелдык без. Моннан дүрт дистә ел элек Күгәрчен мәктәбен тәмамлап төрлебез төрле якка таралышкан егетләр-кызларны туган як тагын үзенә сыендырды. 

Сагынышканбыз... үзгәргәнбез, язмышлар да төрлечә... Әмма иң сөенечлесе, барыбыз да тормышта үз сукмагын, үз юлын тапкан. Туган авылда калып авыл җирлеген җитәкләгән, туган халкына хезмәт итеп бик күпләрнең рәхмәт-хөрмәтенә ирешкән сыйныфташыбыз Альберт Сафин бу юлы да очрашуның үзәгендә булды. Һәр яңалыктан хәбәрдар булып читтә яшәүчеләрне күбрәк ул барлады. Хәер, читтә дисәк тә сыйныфташларыбыз ерак төбәкләргә китеп урнашмаганнар. Һәммәбез дә район, республика җирлегендә яшибез. Әнә Түбән Кама, Яр Чаллы якларыннан очрашуга кайткан Рәис Кыямов белән Дамир Вәгыйзов, Биектау районыннан Рамил Ахунов, Теләче районыннан килгән Тәгъзимәбез, Казаннан Гүзәлия, Рузилә, Зөлфияләр... һәммәсе дә туган як, авыл белән элемтәләрен өзмәгәннәр, сагыну хисе белән янәдән очрашуга кайтканнар. 21 укучы бербөтен булып җыелдык без.
Холык-фигыльләребез әүвәлгечә, нәкъ үсмер чактагы кебек. Күңелдәге шаянлык, шуклык та югалмаган. Бары еллар гына чәчләребезгә чал өстәгән дә, җандагы сагыну-сагышларны арттырган. Күңелебез белән әледән-әле мәктәпкә, ваемсыз узган елларыбызга кайттык, серләштек, иркенләп аралаштык. Укытучыларыбызны хөрмәт белән искә алдык. Авылда калса да җыр-моңнары белән республика сәхнәләрен иңләгән, тамашачы мәхәббәтен яулаган Рузиләбезнең җырлары безгә кабат бүләк булды. 
Бүгенге тормышыбызны чагылдырган мул табын, ихлас сөйләшүләрдән сәгатьләр узганы сизелмәде дә. Нәкъ гомер агышы кебек күренми, тоелмый да икән ул вакыт. Кайчандыр әти-әниләр җитәкләп беренче сыйныфка илткән балалар бүген 55 яшьлек күркәм ханымнар, чын ир-егетләр булып җитешкән  икән, язмышыбызга мең рәхмәтлебез диясе килә. Күңел аклыгы белән яшәлгән, борылып караганда да үкенмәслек булып якты юл сызылган. Күпләребезнең әби-бабай булып оныклар сөюе, балаларыбызның игелек-шәфкатен күреп яшәве дә безгә бирелгән бәхетнең бер өлеше. Әнә кабат очрашуларны вәгъдә итеп “Авылым Күгәрченем” җыры яңгырады. Ул безне яңадан-яңа уңышларга, шатлыкларга әйди. Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, сыйныфташларым. Исәнлектә кабат очрашулар насыйп булсын!

Фәрвәз Каюмова. 


 


Нет комментариев