Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре көне уңаеннан коллективның бер алдынгысы турында язарга теләвемне әйткәч, оешма җитәкчесе Альберт Мифтахов иң элек Гарифулла Нурулла улы Гыйззәтуллинның исемен атады.
Биектау авылында туып үскән Гарифулла абый хезмәт юлын хуҗалыкара төзелеш оешмасында ташчы булып башлаган. Ә кирпеч салырга гомере буе төзелештә эшләгән әтисеннән өйрәнгән. Дистә елга якын дәвердә Рус Әшнәге, Масловкада йортлар, Иске Арыш сарыкчылык комплексы, ветеринария бинасын, күп авылларда терлекчелек тораклары төзүдә катнашкан.
1974 елдан аның хезмәт юлы коммуналь хуҗалыктан аерылгысыз. Башта ул биредә су үткәргечләргә хезмәт күрсәтүче слесарь булып эшли. 1983 елда 3 айлык курсларда укып газ котельные операторы таныклыгы ала. Бүгенге көндә Совет урамындагы йортларны, үзәк больницаны, район администрациясен, сәнгать мәктәбен, гимназияне җылылык белән тәэмин итүче котельныйларга хезмәт күрсәтә ул.
-Гарифулла абый сменада вакытта җан тыныч. Барысы да тәртиптә була. Ягу сезонын ачканда да иң беренче сменага да аны куябыз. Җылылык трассаларында ремонтлаганда да иң кыен участокта ул. Яшьрәкләр карап торганда да, траншеяга сикереп төшә дә, тиешенчә эшләп тә куя,- ди котельныйлар начальнигы Айрат Әльмиев. Сигезенче дистәне вакласа да, карышу, зарлануны белми ул. Яраткан хезмәтенән, тормыштан ямь табып, һәр туар таңга сөенеп яши бирә, картаерга һич ашыкмый.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото автордан.
Нет комментариев