“Аллаһы Тәгалә иманлыларга һәм игелек кылганнарга ярлыкау вә олуг һәдия (бүләк) вәгъдә итте” (Коръән 5 сүрә, 9 аять)
2018 елның ноябрь ае. Без Күгәрчен авылына мәчеткә манара куярга җыелдык. Бу олуг чарага авылдашлар һәм кунаклар күп килгән иде. Халык тәкъбир әйтеп хозурланып Аллаһы Тәгаләгә карата булган тирән хис белән бу илаһи күренешне күзәтеп торды.
Элек культура йорты булган бу тарихи бина озак еллар ташландык хәрәбә хәлендә авыл уртасында торып калды. Бинаны сүтәргәме, әллә мәчет буларак төзекләндереп үз хәленә кайтарыргамы дигән сорау тугач авылыбызның игелекле кешесе Мәскәүдә яшәүче Мәрьямбикә Шәмсевәлиева мәчетне төзекләндерү тәкъдиме белән чыкты һәм зур күләмдә игәнәчелек (акчалата ярдәм) күрсәтте. Бу тәкъдимгә район “Агрохимсервис” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Сафин да кушылды һәм үзеннән зур өлеш кертте. Шулай ук авыл халкы да зур булышлык күрсәтте.
(Тулырак газетадан укый аласыз)
Җәүдәт Вәлиев.
Балык Бистәсе
Нет комментариев