Алар күңеле - кайнар учак
Җәмгыять

Алар күңеле - кайнар учак

Урамда көз хакимлек итә,  тирә-юнь алтынсу төсмер алган. Табигатьнең барлык фасыллары да ямьле булган кебек, тормышның аз гына шатлыгын да зур итеп күрә ала белгәннәр өчен  гомерләренең һәр чоры да шундый була. Район үзәгендә эшләп килүче “Сәламәт бул!” клубына нәкъ менә шушы сыйфатларга ия булган хатын-кызлар йөри.

. Хаклык өчен әйтеп китик, әгәр дә аның җитәкчесе Нина Мусина булмаса,клубның эше мондый югарылыкка җитәр идеме, анысы билгесез. Ул биредә кызыклы һәм уңайлы мохит булдыру өчен күп көч куя. “Ике ел элек, биш еллыгыбызга багышланган чарабыз күпләргә ошады.Менә без аны быел тагын уздырырга булдык “, - ди ул.

Клуб үзенең эшен 2011 елда башлаган.Бүгенге көндә бирегә 35 кеше йөри. Күпләр анда клуб үз эшчәнлеген башлап җибәргән көннән бирле. Ел саен яңа кешеләр өстәлеп, дус, тату гаилә кебек булган коллективка кушыла баралар.

Бәйрәм җылы шартларда узды. Фәридә Гайнетдинова “Көз” костюмында шигырь сөйләп, табышмаклар укыды. Җавапларын бергәләшеп әйттеләр. Аннан Нина Мусина шушы вакыт аралыгында юбилейларын билгеләп үтүчеләрне атады. Бу көннәрдә 65 яшен тутырган Бану Хисамиевага чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.Рәсәй пенсионерлар Союзының җирле бүлек рәисе Анатолий Автономов хатын–кызларга аларның яраткан җырларын башкарды. “Дельфин” спорт һәм сәламәтләндерү үзәге директоры Рәдис Имамов район башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илназ Шакиров белән берлектә чарада катнашучыларны котлап аларга  клубның махсус таныклыкларын тапшырдылар. Ә  клубның эшчәнлегенә зур өлеш керткәне һәм профессиональ таланты өчен җитәкче үзе Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.  Остазлары Елена Долгихка да чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.

Котлаулардан соң Флюра Нәгыймова белән Сөембикә Шәфыйковалар  моряклар биюен башкардылар.

Җәен тырышып эшләсәң көзен бай уңыш  җыеп алачагыбызны беләбез. Клубка йөрүче хатын-кызлар кул кушырып утыручылар түгел инде. Моның турында нәтиҗәләр буенча хөкем йөртеп була. Үз бакчаларында бәрәңге, суган, виноград уңышын күпләп алучылар, кышка төрле кайнатмалар әзерләүчеләрне  билгеләп үттеләр бу көнне. Мәсәлән, Нурсана Тәхәвиева бер тоннага якын бәрәңге, Нина Сергеева – 300 килограммнан артык суган җыеп алган, Фатыйма Мөхәммәтшина – 465 банка төрле кушылмалар ясаган. Ә Маргарита Салмина исә 150 дән артык чебеш үстергән.

Җәйге каникуллар буена балалар белән утыручы Рәсимә Рәхимованы котлап, клубның медаль-орденын тапшырганда Нина Мусина: “Әбиләр гаиләдә оныклары өчен вакыты булган бердәнбер зур кеше”, - дип төгәл әйтте. Зоя Рыжова хисләргә бирелеп шигырь сөйләде.

Хатын-кызлар уйнап-биеп күңел ачканда Рәдис Имамов җитәкчелегендәге жюриның эше “кайнар” булды. Аларга “Көз бүләкләре” конкурсының җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләргә кирәк иде. Тәкъдим ителгән салатлар, камыр ризыклары, торт шулкадәр зәвык белән әзерләнгән иделәр. Өстәлнең икенче башында бәлеш, мантый, бишбармак, кайнар ысул белән ысланган балык, соклар һәм башка кышка әзерләнгән кайнатмалар урын алган. Жюри ризыкның бизәлешенә генә игътибар итмичә, аны әзерләү катлаулылыгын һәм кабатланмавын да искә алды. Әйтергә кирәк, жюри рәисе үзе дә кулинария буенча төшеп калганнардан түгел. Нәтиҗәләрне игълан иткәндә ул теге яисә бу ризыкка бирелгән урыннар буенча  жюриның уй-фикерләрен җиткерде.

Кулинария  - үзе бер сәнгать. Клуб әгъзалары үзләренең осталыкларын тагын бер кат расладылар. Конкурс булгач аның җиңүчеләрен дә атарга кирәк бит. Менә монысы жюри өчен җиңел булмады. Салатлар әзерләү номинациясендә Румия Насыйрова җиңде. Фәридә Гайнетдинова белән Рәсимә Рәхимова икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. “Пироглар” номинациясендә Халидә Закирова әзерләгән шарлотка жюри күңеленә хушрак килгән. Кара бөрлегәннән әзерләнгән пирог белән Галина Власова - икенче, Светлана Кутлинаның “Көзге балкыш” пиццасы өченче урынга лаек булдылар.

“Солянка” ашын Галина Королева, бәлешне Фәридә Гайнетдинова, бишбармакны Нурсана Тәхәвиева җиренә җиткереп әзерләгән иделәр. “Соклар” номинациясендә Әнисә Гайфуллина әзерләгән  сырганак белән кабактан ясалганына тиңнәр булмады.  Икенче урында Фәридә Гайнетдинова, өченче–Халидә Закирова булдылар. Кайнатмалар арасында  Нурсана Тәхәвиева (алма желесы), Валентина Купцова җиңүчеләр буларак танылдылар. “Көзге букет” номинациясендә Нина Сергеева, Анна Кильянова, Әнисә Гайфуллина лаеклы рәвештә беренче урынны алдылар. “Көз нигъмәтләре” номинациясендә Сөембикә Шәфыйкова тарафыннан үстерелгән карбыз-кавыннар, Валентина Медведева бакчасыннан груша һәм Валентина Купцованың эре сливалары тәкъдим ителгән иде.

Бүләкләр тапшырылганнан соң җәй белән саубуллашу күренешен карап, баянчы Марсель Җәләлов һәм комплексның чараларны музыкаль яктан алып баручы Илназ Шакиров ирештергән матур көйләргә биеп алганнан соң, барысы да бердәм гаилә булып, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артына утырып, үзләре әзерләгән ризыктан авыз иттерәсе килеп бер-берсен сыйлый башладылар.

Аларга караганда эчкерсез йөрәкнең бар титуллардан югары икәне тагын бер кат расланды. “Сәламәт бул!” клубы хатын-кызларының үз җылыларын башкалар белән бүлешә алулары тагын бер кат куандыра.

 

Таңсылу Минһаҗева.


Нет комментариев