Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше

Тормышта үз юлын табып, гомерен бер һөнәргә багышлаган кешеләрне бәхетле дип атарга буладыр. Чөнки алар үз эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Мәктәбебез директоры Нәкыйф Юныс улы Сәләхиев та нәкъ шундыйлардан.

Гади хезмәткәрдән оешма җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм күп еллар тормыштагы катлаулы авырлыкларны җиңеп чыккан, каршылыкларга бирешмәгән җитәкчене, районыбызда, хәтта республикабызда беләләр, хөрмәт итәләр. Ул игелекле җитәкче, оста оештыручы.Котлы Бөкәш урта мәктәбендә белем ала. математика фәненнән яхшы укый. Мәктәпне 1981 нче елда тәмамлый. Бер ел туган мәктәбендә комсомол секретаре булып эшли.  Шуннан соң озын-озак уйламыйча, Казан педагогия институтының физика бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач Котлы Бөкәш мәктәбенә юллама белән эшкә кайта. Тора-бара, тырышлыгын, намуслылыгын, осталыгын күреп  аны мәктәп директоры итеп билгелиләр.

Шул көннән башлап ул иртәдән кичкә кадәр эштә. Аның девизы да “Яшәргә,яшәргә,яшәргә!” дип яңгырый. Үзе утыра торган  кабинетының диварлары да рәхмәт хатлары бизәлгән. Нәкыйф Юнысович 61 кешедән торган коллективны җитәкли. Биредә замана белән бергә атлый торган мөгаллимнәр эшли.Күбесе белән ул инде күп еллар буе бергә эшли. Араларында Нәкыйф Юнысовичны укыткан укытучылар да бар. Дәрәҗәле эшенә карамастан, ул бик тыйнак кеше. Эшендә–гадел, намуслы, профессиональ җитәкче, өендә дә ул уңган ир, яхшы әти. Югары уку йортында укыган вакытта тормыш иптәше Рузия Нуретдин кызы белән танышып китә. Рузия ханым Апас төбәгеннән. Алар  утыз ел бергә гомер итәләр. Уллары Нәфис, Рәфис, Рәнис югары уку йортларында белем алып, хәзерге вакытта югары урыннарда эшлиләр. Балачак хыялы тормышка ашкан, тормышта үз юлын, үз вазифасын тапкан. Талантына, булганлыгына, шул ук вакытта гадилегенә сокланып туя алмыйбыз без  аның. Ә сәхнәгә күтәрелсә ул чын мәгънәсендә артист. Матур итеп җырлый да, кирәк икән, образга кереп спектакль дә куя ала.

Заман сулышы белән яшәве,  һәрбер яңалыкны эш тәҗрибәсе белән сынавы, хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтүе аның, әлбәттә, тынгысыз холкыннан килә. Аның эш сөючәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Балаларны яраткан, алар белән уртак тел тапкан, эшкә бөтен күңелен биргән укытучыны әти-әниләр, коллектив үз итә. Чөнки ул һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, оптимист булып кала белә. Шушы дәвердә алар бер-берсе белән дуслашып, бер тату гаиләгә әйләнгәннәр. Мәктәп җитәкчесеннән бик күп нәрсә тора. Кыйбласын дөрес билгели алган, офыгы киң, фикере тирән, карашы заманча, үз өстендә бертуктаусыз эшләргә әзер мәктәп җитәкчеләре генә республика һәм илебез мәгарифен лаеклы югарылыкка күтәрергә мөмкин. Димәк, җитәкчебез шушы эшләү дәверендә үз мәктәбе өчен дөрес юнәлешне, кыйбланы дөрес сайлады,үзенең куйган максатларына иреште дип әйтә алабыз.

 

Рузидә Гатауллина.

 Котлы Бөкәш мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса