Үткән атна шимбәсендә хокук сакчылары Воткинск шәһәре янындагы юл кырыенда туктаган автомобиль эчендә 36 яшьлек хатын-кыз мәетенә тап була. Аның кырыенда утырып торган бала да була.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу җинаятьтә ире гаепләнә. Алар гаиләсе белән кунакка барырга чыккач ир белән хатын арасында бәхәс чыга, ярсыган ир пычак алып хатынына берничә тапкыр аның белән кадый. Шуннан соң улын калдырып, машинадан чыгып китә, читкә китеп, үзенең муен-кулларын кисә. Гаепләнүче кулган алынган. Бала хастаханәдә, аның белән психологлар шөгыльләнә.
Бу коточкыч хәл Удмуртиядә була.
Нет комментариев