37 яшьлек ир-ат балигъ булмаган кызны көчләгән өчен 20 елга хөкем ителде
Җәмгыять

37 яшьлек ир-ат балигъ булмаган кызны көчләгән өчен 20 елга хөкем ителде

Татарстан Республикасы Югары судында 37 яшьлек Яшел Үзән кешесенә карата хөкем карары чыгарылды. Бу хакта республика Прокуратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә. Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, быелның 2 февралендә әлеге ир-ат Яшел Үзән шәһәрендә 13 яшьлек кызга һөҗүм итә. Кызның муенына ватылган шешә төбе тери һәм, үтерү белән куркытып, аны шәһәр зиратына...

Татарстан Республикасы Югары судында 37 яшьлек Яшел Үзән кешесенә карата хөкем карары чыгарылды. Бу хакта республика Прокуратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, быелның 2 февралендә әлеге ир-ат Яшел Үзән шәһәрендә 13 яшьлек кызга һөҗүм итә. Кызның муенына ватылган шешә төбе тери һәм, үтерү белән куркытып, аны шәһәр зиратына алып бара. Шунда ул яшь кызны көчли һәм җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.

Моннан тыш, 2017 елның 12 апрелендә әлеге ирнең, Волжск шәһәрендә булганда, шушы җирлектә яшәүче хатын-кызның акча янчыгын урлавы да ачыкланган.

Ир-ат үз гаебен өлешчә таныды, дип хәбәр ителә прокуратура хәбәрендә.

Суд, прокурор фикере белән килешеп, аны кырыс режимлы төзәтү колониясенә җибәрү шарты белән, 20 елга ирегеннән мәхрүм итә.

lhttp://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/13299-37-yashlek-ir-at-balig-bulmagan-kyiznyi-kөchlәgәn-өchen-20-elga-hөkem-itelde.html

фото из соцсетей.


Нет комментариев