31 нче декабрьдә Балык Бистәсенең үзәк мәйданында “Яңа елны дуслар белән каршылыйбыз!” дип аталган бәйрәм чарасы  үткәреләчәк
Җәмгыять

31 нче декабрьдә Балык Бистәсенең үзәк мәйданында “Яңа елны дуслар белән каршылыйбыз!” дип аталган бәйрәм чарасы  үткәреләчәк

31 нче декабрьдә Балык Бистәсенең үзәк мәйданында “Яңа елны дуслар белән каршылыйбыз!” дип аталган бәйрәм чарасы  үткәреләчәк.

 Программада:

- Кыш бабайларның, Кар кызларының һәм әкият геройларының, предприятие, оешма, учреждениеләр парады;

- район башлыгы Илдар Таҗетдиновның яңа ел белән котлавы;

- район  предприятие, оешма, учреждениеләре арасында “Яңа ел бәйрәменә район предприятие, оешма, учреждениеләрнең һәм алар янындагы территорияләрне иң яхшы бизәүче”, “Авыл җирлекләре арасында иң яхшы әзерләнүче”, “Шәхси йортны иң яхшы бизәүче”, “Иң яхшы яңа ел уенчыгы”, “Иң яхшы яңа ел мәйданчыгы”, “Иң яхшы кар сыны”, “Иң креатив Кыш бабай”, “Иң ягымлы  Кыш бабай”, “Иң стильле Кыш бабай” номинацияләрендә җиңүчеләрне котлау, театральләштерелгән тамаша, җыр, уен конкурслары, салют каралган.

 Башлана 18.00 сәгатьтә.

 

фотоbestwallpapers.net.ru


Нет комментариев