Җәмгыять
30 октябрьдә Татарстанда Сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар
Татарстан Милли архивында 1937-1938 еллардагы коточкыч репрессия җиленең Татарстанга ничек кагылуын дәлилләүче документлар саклана.
30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Республика районнарында бу датага багышланган чаралар узачак. Шул исәптән, Зөя утрау-шәһәрчегендәге сәяси тоткыннар истәлегенә 2011 елда куелган һәйкәл янында митинг үткәреләчәк. Әлеге чара 11.30 сәгатьтә башлана.
Татарстан Милли архивында 1937-1938 еллардагы коточкыч репрессия җиленең Татарстанга ничек кагылуын дәлилләүче документлар саклана. Архивның кулланучыларны мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Фәезова мисал итеп, партбилетларны тикшерү, Казан тимер юлында, Киров исемендәге заводта репрессияләнгән кешеләр турындагы мәгълүматларны, тыелган әдәбият исемлекләрен китерә. Сәяси тоткыннарның гаиләләре белән үзара язышкан хатларын да күрергә була. Бу документлар төрле елларда дәүләт һәм шәхси архивлардан җыелган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев