Владимир янындагы Александров шәһәрчегендә яшәүче Иван Сухов өч хатын белән яшәп ята икән.
Бу хакта kp.ru хәбәр итә.
Күпхатынлы тормыш турында ул Кавказга барганнан соң хыялланып кайткан. 3 хатын, 13 баласы белән дүрт бүлмәле фатирында бик бәхетле генә яшәп ятканда, яшь хатыны "гарем" нан качкан, хәзер Иван ике хатыны белән, бергәләп, гаиләләренә өченче хатын эзлиләр. Гаилә башлыгының планнар зурдан: ул 2050 елга балалар санын 50гә тутырырга җыена. Хатыннарның берсе белән генә ЗАГСта язылышкан.
Аңа танышлары күп хатын алганчы, нигә сөяркә генә тотмыйсың дип, гаҗәпләнәләр икән. 23 яшенә җиткәнче ике хатыныннан аерылып, берничә сөяркәсе булган ир, үз уеннан кайтырга җыенмый.
Нет комментариев