2017 елда электрон рәвештәге дәүләт хезмәтләренннән файдаланучылар 30 процентлы ташлама алачак
Җәмгыять

2017 елда электрон рәвештәге дәүләт хезмәтләренннән файдаланучылар 30 процентлы ташлама алачак

Халык арасында аеруча популяр саналган чит ил паспортын рәсмиләштерү яки автомобильне исәпкә кую кебек хезмәтләр арзаная.

2017 елда россиялеләр Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланган вакытта федераль хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләгән вакытта ташлама алачак. Башкарма хакимият органнарының өчтән беренә түләүләр күләмен 30 процентка төшерү хокукы бирелә. Әлеге уңайдан Салым кодексына төзәтмәләрне РФ Дәүләт Думасы хуплаган инде. Бу хакта "Российская газета" яза.

Халык арасында аеруча попула саналган чит ил паспортын рәсмиләштерү яки автомобильне исәпкә кую кебек хезмәтләр арзанаер дип көтелә.

Дәүләт хезмәтләре бәясен физик затлар өчен генә түгел, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен дә киметәчәкләр. "Бу чара электрон рәвештәге дәүләт хезмәтләре алуны популярлаштырыруга ярдәм итәр дип өметләнәбез", - дип белдергән басмага РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Козырев.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев