20 яшьлек Россия туристы Таиландта, үзен фотога төшергәндә, кыядан егылган
Җәмгыять

20 яшьлек Россия туристы Таиландта, үзен фотога төшергәндә, кыядан егылган

Аяклары сынган һәм биле кузгалган егетне Самуи утравы хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Таиландта Россиядән килгән 20 яшьлек турист, селфи ясаганда, кыядан егылып төшкән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Самуи утравында шарлавык фонында фотога төшү өчен, ул дус кызы белән кыяга менгән. Юеш ташка баскач, аягы таеп киткән һәм аска очкан.

Аның белән фотога төшәргә уйлаган кыз коткаручыларны чакырткан. Аяклары сынган һәм биле кузгалган егетне хастаханәгә озатканнар.

фотоhttp://omsk-travels.ru

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/19/158300/


Нет комментариев