Җәмгыять
19 февраль көнне бүләк иясен табачак
Газетабызга беренче яртыеллыкка язылучылар арасында телевизор өчен бәйгенең, ниһаять, нәтиҗә ясар көне мәгълүм булды.
Без газетабызның 2016 елның беренче яртыеллыгына язылган әбүнәчеләр арасындагы бәйрәм-кичәне 19 февраль көненә 11 сәгатькә билгеләдек.
Шунысын искәртеп үтәбез, бу көнне төп бүләгебезнең хуҗасын ачыклаячакбыз. Төп бүләктән тыш та, химаячыларыбыз тагын 16 бүләк әзерләделәр. Кичә район үзәкләштерелгән китапханәсендә махсус сценарий нигезендә узачак. Мөмкинлекләре булмаса әбүнәчеләрнең катнашуы мәҗбүри түгел, чөнки бүләк иясе үзен табачак һәм аны редакция хезмәткәрләре урыннарга чыгып тапшырачак. Җиңүчеләр газетада һәм сайтта игълан ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 2-31-87.
Вакыт кызу ага, менә бу елның икенче яртыеллыгы өчен газетага яздыру да старт алырга өлгерде инде. Өлгерде дигәннән, кем бәяләр үзгәргәнче яздырып кала, отарына тулы ышаныч бар. Ә бәя әлегә элеккечә кала. Яздыру 1 февральдән башланды. Бу чор өчен дә әбүнәчеләргә махсус бүләкләр әзерләнәчәк.
Фотода: уйналачак бүләкләрнең кайберәүләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев