18 яшькә кадәр инвалид баланы караган өчен дәүләттән нинди түләүләр каралган? Айназ Сафина, Казан (редакциягә хаттан).
18 яшькә кадәрге физик яктан мөмкинлеге чикле балаларны, тумыштан I группа инвалидларны караучы ата-аналарга һәм опекуннарга ай саен акчалата ярдәм каралган. Инвалид баланы караган өчен, ай саен әти-әнисенә 5500 сум түләнеп барачак. Авыру баланы караган тәрбиячегә 1200 сум биреләчәк.
- Бу хакта теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итеп, гариза тапшырырга кирәк. Түләүләр баланы тәрбияләгән вакыт аралыгы өчен биреләчәк, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Инвалид баланы опекунлыкка алган кешегә, әти-әнигә, эшләгән очракта, бу акча түләнми. Шулай ук пенсионерларга да, эшсезлек буенча пособие алучыларга да әлеге түләүләр каралмаган
http://matbugat.ru/news/?id=19254
фото
Нет комментариев