Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Яңа ел чыршысы гирлянда утыннан гына балкысын

Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен уздыру вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге бәйрәм чаралары үткәрелә, гражданнар, бигрәк тә балалар күпләп җыела торган объектларның янгынга каршы торышын тикшерә башлады. 

 Соңгы елларда яңа ел бәйрәме чаралары вакытында килеп чыккан янгыннарны анализлау күрсәткәнчә, аларның күпчелеге гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыкканнар. Кайдадыр чыршыны яна торган шәм белән бизәгәннәр, төзек булмаган гирляндалар файдаланганнар, кайдадыр пиротехник әйберләр белән саксыз эш иткәннәр. Кулдан ясалган, начар сыйфатлы гирляндалар, бигрәк тә кабызылган килеш караучысыз калдырылсалар янгын чыгу куркынычы тудыралар.

Бәла-каза булмасын, бәйрәмнең яме китмәсен дисәгез, яңа ел бәйрәмнәре уздырганда түбәндә бәян ителгән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез.

Оешма җитәкчеләре бәйрәм чарасы үткәреләчәк бинаның янгын куркынычсызлыгы ягыннан тулы әзерлектә булуын тәэмин итәргә, җаваплы кешеләрдән дежурлык оештырырга тиешләр.

Чыршы урнаштырылган, бәйрәм узачак бинада проект нормаларына җавап бирерлек кимендә ике чыгу урыны булырга тиеш. Тәрәзәләрдә тимер рәшәткәләр куелмаган булу шарт. Янучан материаллар белән бүленгән биналарда бәйрәм уза торган бүлмә икенче каттан да югарырак  урнашмаган булырга тиеш.

Чыршы урнаштырылган бинаны беренчел янгын сүндерү чаралары ( янгын сүндергеч, ком, кошма, су) белән җиһазландыру зарур. Чыршы нык аскуймага урнаштырылган булырга, чыгу юлын капламаска  тиеш. Чыршы ботаклары белән стена һәм түшәм арасында кимендә бер метр ара калдырырга кирәк.

Чараларда бары тик тиешле сертификатлы электр гирляндалары, иллюминация кулланырга рөхсәт ителә. Электр челтәренә көчәнешне киметә торган трансформатордан башка тоташтырганда бары тик 12 вольтка кадәр лампочкаларны гына файдаланырга ярый.  Иллюминациядә төзексезлек  табылса (үткәргеч кызса, лампочкалар сүнгәләсә, очкыннар чыкса) аны кичекмәстән сүндереп куярга кирәк.

Электр белән яктыртылмый торган биналарда бәйрәм чараларын тәүлекнең якты вакытында гына уздыру рөхсәт ителә.

Бәйрәм вакытында пиротехник әйберләр, дугалы прожектор, шәмнәр, фейервеклар, янгын чыгарга сәбәп булырдай башка әйберләр куллану тыела.

Чыршыны  утка каршы состав белән эшкәртелмәгән марля, мамык белән бизәргә, балаларга тиз кабынып китәрдәй материаллардан тегелгән костюмнар кидерегә ярамый.

Урындык рәтләре арасын тарайту, өстәмә урындыклар кую да тыела.

Спектакль, тамаша вакытында бинадагы утны тулысынча сүндерергә, бинага нормадан артык кеше кертергә ярамый.

Бәйрәм чаралары вакытында изоляциясе зарарланган электр үткәргечләр, кабельләр, төзексез розетка, рубильниктан, шулай ук вакытлыча сузылган электр үткәргечләрдән файдалану тыела.

Янгын чыккан, төтен исе килгән очракта кичекмәстән “01” телефоны аша янгын частенә шалтыратырга, кешеләрне эвакуацияләү, янгынны сүндерү чаралары күрергә кирәк.

 

Андрей Иванов,

районара күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы.

фотоauto-rostov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса