Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Яңа ел бәйрәме чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга кирәк

Яңа елда янгын чыгу очракларының күбесе пиротехник чаралардан, аерым алганда фейерверк, петард, бенгаль утларыннан, салютлардан дөрес файдаланмау аркасында килеп чыга. Фейерверкларны машиналар, агачлар һәм торак биналар булмаган урыннарда гына җибәрергә мөмкин мөмкин. 

Яңа ел бәйрәм чаралары чорында янгын куркынычсызлыгын, гражданнарның сәламәтлегенә, физик һәм юридик затларның мөлкәтенә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча  хезмәте республика Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында»гы 1194 нче карары нигезендә 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылуы турында хәбәр итә.
Бу чорда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне    сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән электр үткәргеч линияләре) чикләреннән 500 м,  торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 м ераклыкта куллану тыела.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының 11.12.2020 елда кабул ителгән, №271 - «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә пиротехника әйберләрен куллануны тәртипкә салу чаралары турында»гы карары нигезендә гражданнар тарафыннан пиротехника әйберләрен куллану өчен урыннар итеп Яр буе һәм Сабан туй паркы билгеләнде.
Янгын куркынычсызлыгы максатларында һәр мәйданчык беренчел янгын сүндерү чаралары һәм гражданнар тарафыннан көнкүреш пиротехника әйберләрен кулланганда куркынычсызлык чараларын үтәү буенча инструкцияләр булган мәгълүмат стенды белән җиһазландырылырга тиеш. 
Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге гражданнар тарафыннан төрле күңелсезлекләрне булдырмау максатыннан пиротехника эшләнмәләрен махсус булдырылган мәйданчыкларда гына кулланырга киңәш итә. Тыелган территорияләрдә пиротехник эшләнмәләр җибәрү фактлары ачыкланган очракта, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Махсус янгынга каршы режим шартларында кылынган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу катгыйрак административ җәзага китерә, бу чорда штрафлар сизелерлек арта. 
Мәсәлән, ягын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гаепле затлар административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 20.4 статьясындагы 2 өлеше нигезендә :
- гражданнар 2000 сумнан 4000 сумга кадәр ;
- вазыйфаи затлар 15000 сумнан 30000 сумга кадәр ; 
- юридик затларга 200000 сумнан алып 400000 сумга кадәр административ җаваплылыкка тартылачак.
I класс притотехник чараларга - «хлопушка»лар, бенгаль утлар, «салкын» ут фонтаннар керә. Бу пиротехник эшләнмәләр биналарда кулланыла ала, чөнки шартлаганда зыян китерә торган бәрү дулкыны хасил булмый. Куркыныч зона радиусы ярты метрдан да артмый.
II класс-петардлар, җир өстеннән җибәрелә торган  фейерверклар, фонтаннарның күбесе. Ябык биналардан тыш кулланыла. Шартлаган вакытта кешеләрне яралый алырлык кыйпылчыклар тудырмыйлар. Куркынычсызлык зона радиусы -5 метр тәшкил итә.
IIIнче класска - салют батареялары, ракеталар, фестиваль шарлары. Пиротехниканың I, II сыйныфлары кебек үк, удар дулкыннар һәм кыйпылчыклар тудырмый. Бу пиротехник эшләнмәләрне дә ачык һавада кулланылырга кирәк. Куркыныч зона радиусы - 20 метрдан күбрәк.
Пиротехник чаралар сатып алганда тышкы төргәгенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр ул юеш яки сытылган булса аны алмаска киҗәш ителә. Шулай ук куллану буенча инструкция булуы да мөһим. Ул рус телендә булырга тиеш. Фейерверкларны пиротехника чараларын сатуга сертификатлары булган махсус кибетләрдән сатып алу яхшырак. 
Фейерверклардан файдалану кагыйдәләре 2016 елның 23 июнендә кабул ителгән 69 нчы номерлы «Янгын куркынычызлыгы турында» федераль законда һәм Россия Федерациясе  хөкүмәтенең 2020 елның 16 сентябрендәге 1479 номерлы «Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында» карарында язылган.

Алексей Гречанюк,
Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса