Уттан калмый, карактан кала . . .
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Уттан калмый, карактан кала . . .

Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнары буенча янгыннар күзәтчелек итү төбәкара бүлеге хәбәр итүенчә узган елда барлыгы 26 янгын очрагы теркәлгән. Югалтулар 1 710 024 сум тәшкил иткән.

Ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү, электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мәкерлек белән чит кеше милеген юк итү, мичләрне файдалану кагыйдәләрен тупас бозу янгын чыгуның төп сәбәпләре булып тора.


Нет комментариев