Хәзер ул балаларны өч көнгә Казандагы вакытлыча тәрбия үзәгенә җибәргәннәр, аларны анда ярамаган гамәлләрнең аяныч хәлләргә китереп җиткерүләре турында сөйләячәкләр, төрмәләрне күрсәтәчәкләр, кыскасы, баланы начар гадәтеннән арындырырга тырышалар. Моны әйтүе, сөйләве, эшләве генә җайлы, ата-ананың йөрәк бәгырьләрен меңгә телгәли торган хәл бу. Шуңа күрә , хөрмәтле әти-әниләр, балаларыбызны ничек тә күздән ычкындырмаска иде. Нинди заманга калдык бит, баланы орышырга ярамый, артын чәбәкләү тыела, сыек чыбык вәхшилек... ә берәр ярамаган гамәл кылса, алалар да китәләр... бала белән ничек булырга белә торган түгел.
Нет комментариев