Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Саксызлык бәласе

Агымдагы елда  район территориясендә 20 янгын очрагы теркәлде. Шуларның бишесе Балык Бистәсе поселогында, унбише авылларда чыкты.

Агымдагы елда  район территориясендә 20 янгын очрагы теркәлде. Шуларның бишесе Балык Бистәсе поселогында, унбише авылларда чыкты.

Гадәттәгечә иң күп янгыннар электр җиһазларыннан файдалану, монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыгалар. Быел шул сәбәпле 11 янгын теркәлде.Күңелсез статистикада  икенче урынны  ут белән саксыз эш итү ( 7 очрак)  нәтиҗәсендә чыккан янгыннар алып тора. Күп очракта  тәмәке тартканда күрсәткән ваемсызлык аяныч нәтиҗәләргә китерә. Күптән түгел Күгәрчен авылында тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә бер хуҗаның сарае тулысынча янып бетте.

Тәмәке тартасыз икән инде, төпчекне сүнгән булса да теләсә кая ташламагыз, кәгазь, башка төрле янучан чүп-чар салынган урналарга да атмагыз. Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш урын өстенә ятып, яки креслога утырып тәмәке тартмагыз. Бу хәлдә йоклап китү ихтималы бик зур. Ә иң яхшысы торак биналар, каралты-кура эчендә тәмәке тарту кебек гадәтне бөтенләй ташларга кирәк. Тәмәке һәм шырпыны кечкенә балалар алмаслык урында  сакларга кирәклеген дә истән чыгармагыз.

Кышкы  ягу сезоны чорында төзексез мичләрдән, электр җылыткыч приборлардан чыккан янгыннар саны арта. Кыш башланды гына әле. Ә мичләрдән ике янгын чыкты инде. Узган ел исә 9 янгын теркәлгән иде. Мондый күңелсез хәлләрдә калмас өчен беренче чиратта мич һәм төтен суыргычларны төзек хәлдә тотарга кирәк әлбәттә. Мичләрне караучысыз калдырырга, мич күзәтүне балаларга тапшырырга да ярамый. Кабызылган электр җылыткычларны, плитәләрне йорт җиһазларыннан, башка янучан материаллардан куркынычсыз ераклыкта урнаштыру зарур. Берничә куәтле электр приборын бер юлы кулланырга ярамый.

Югарыда  бәян ителгән куркынычсызлык чараларын төгәл үтәсәк кенә янгыннарга урын булмас. Сезнең куркынычсызлык - сезнең кулларда. Әгәр  янгын чыкса кичекмәстән “01”, “112”, “101” телефоннары аша  янгынга каршы көрәш службасына хәбәр итегез.

Андрей Иванов,

районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы.

фото5klass.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса