Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Объектлар тиешле контрольдә,- диләр районара күзәтчелек бүлеге инспекторлары

Районара күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, сайлау көнне сайлау участокларында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүне оештыру һәм практик чаралар комплексы башкарыла.

Россия Федерациясенең төп законы -Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенрәсәй сайлау үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау максатында Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буеча  районара күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, сайлау көнне сайлау участокларында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүне оештыру һәм практик чаралар комплексы башкарыла.
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары профилактик чаралар барышында сайлау участоклары урнашкан объектларның хуҗалары белән берлектә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү юлларын тикшерделәр. Вазыфаи затлар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздырылды, янгынга каршы техник системаларга тиешле вакытта хезмәт күрсәтү, аларның эшчәнлеге ачыкланды, беренчел янгын сүндерү җиһазларның төзеклеге контрольгә алынды.
Россия Федерациясенең төп законы -Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенрәсәй сайлау үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау тиешле контрольдә тора һәм вакытында башкарыла.

Алексей Гречанюк,
Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы. 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев