Казандагы шартлау халыкны куркуга салган.
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Казандагы шартлау халыкны куркуга салган.

Бер көн элек 20.30 сәгатьләрдә Сахаров урамындагы 29 нчы йортта, 6 нчы катта, бер бүлмәле фатирда шартлау ишетелә. Газ дип уйлап халык тиз арада МЧС чакырта.

Шартлау нәтиҗәсендә фатирның тәрәзә һәм балкон рамнары коела. Соңрак ачыкланганча, хуҗа туалетта пеномонтаж пистолетын чистарта. Ацетон белән чистарту нәтиҗәсендә шартлау килеп чыга да. Ир-атның куллары, күкрәге, йөзе 1 һәм 2 нчы дәрәҗәдә пешә. Бу вакытта өйдә аның 5 яшьлек кызы да була, бәхеткә, ул башка бүлмәдә кала һәм зыян күрми.

Хәзерге вакытта вакыйга уңаеннан тикшерү бара.

Чыганак: http://www.almet-rt.ru


Нет комментариев