Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә

Күп фатирлы торак йортларның коридорлары  һәм баскыч мәйданчыклары һәрвакыт буш булырга тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре адресына күп фатирлы торак йортлар подъездларында эвакуация юлларының буш булмавына шикаятьләр еш килә. Әлеге йортларда эчке баскычлар (баскыч мәйданчыкларын да кертеп) һәм коридорлар янгын вакытында кешеләрне куркынычсыз эвакуацияләүне тәэмин итәргә тиеш. Эвакуация юлында ясалган төрле шкафлар янгын килеп чыккан очракта кешеләрне тышка чыгудан тоткарларга мөмкин.
Россия Федерациясе янгынга каршы режим кагыйдәләре буенча - баскыч мәйданчыкларында, баскыч астында, лифт холларында кладовойлар һәм башка ярдәмче биналар урнаштырырга, шулай ук баскыч мәйданчыкларында мебель, җиһазлар һәм ягулык материалларын саклау, эвакуация юлларында (шул исәптән үтеп керү юлларында, коридорларда, тамбурларда, баскыч мәйданчыкларында, ишек юлларында, эвакуация люкларында) төрле әйберләр, җиһазлар, калдыклар, чүп-чар һәм эвакуациягә комачаулаучы башка предметларны урнаштыру тыела. Чардакларда, подвал һәм цоколь катларында, идән асларын, вентиляция камераларын остаханәләрне оештыру өчен, шулай ук продукцияне, җиһазларны саклау өчен куллану  тыела.
Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексы нигезендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен 2 меңнән 3 мең сумга кадәр административ штрафка тарту каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса