Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балыкбистәлеләр, мошенниклардан сак булыгыз!

“Торак-2018” профилактик операциясе барышында Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләренә Балык Бистәсе районы территориясендә гражданнарга мошенникларның мөрәҗәгать итүе турында хәбәр керде.

 Алар Чистай шәһәренең газ службасы яки гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре булып гражданнарның өйләрендә янгын чыгуны кисәтү приборлары һәм газ датчиклары урнаштырырга тәкъдим итәләр. Алар бу приборларны монтажлау өчен 1,5 мең сумнан 3000 сумга кадәр акча сорыйлар. Әгәр датчиклар куелмаса киләчәктә аларны админстратив штрафка тартачаклар дип куркыталар. Хәзер приборлар акция буенча ярты бәягә урнаштырыла. Ә акциягә кадәр 3000 нән алып 6000 сумга кадәр торган дип алдашалар. Бу мошенниклар, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләрнең ышанучанлыгыннан файдаланалар. Балык Бистәсе районында берничә пенсионер шул алдаркаракларга 6-9 мең сумга датчиклар куйдырганнар да инде.

Дөреслектә автоном янгын кисәтү приборының бәясе 350 сумнан 550 сумга кадәр. Мондый датчикларны теләсә кайсы специальләшкән кибеттә сатып алырга мөмкин. Ә урнаштыру өчен ике шөреп яки скотч та җитә. Районара күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, янгынга каршы хезмәт службасы белгечләре һәрвакыт формалы киемдә булалар һәм гражданнарга мөрәҗәгать иткәндә таныклыкларын күрсәтәләр. Моннан тыш алар берәр төрле җиһаз, шул исәптән янгынга каршы приборлар сату белән шөгыльләнмиләр.

Бүгенге көндә күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре күпбалалы гаиләләргә һәм пенсионерлар йортларына, фатирларына бушлай автоном янгын кисәтү приборлары урнаштыруны дәвам итәләр.

Андрей Иванов,

районара күзәтчелек эшчәнлеге

өлкән инспекторы.

фотоcherlock.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса