Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балыкбистәлеләр, кагыйдәләрне сакларга киңәш итәбез!

Беркемгә дә сер түгел, янгыннар күп очракта кешеләрнең утка гамьсез каравыннан килеп чыга. Алар күбесенчә “кеше факторы” нәтиҗәсендә була.

 Җылыту сезоны башлану уңаеннан Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек органнары әлеге чорда түбәндәге кагыйдәләрне сакларга киңәш итә.

Янгынның аянычлы нәтиҗәләренең берсе ис тиеп агулану. Вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәсә, ул үлем очракларына да китерергә мөмкин. Ис тию -  янгын вакытында, биналарда  төзек булмаган газ җиһазлары куллану, мичнең каналларында тарту көче кимү сәбәпле һава алмашыну  тиешле дәрәҗәдә  булмаса, шулай ук гаражда автомобиль эшләп торганда, утын ягып җылытыла торган мичне вакытыннан алдан томалаганда (юшкесен япканда) килеп чыгарга мөмкин.

Газ җиһазларын балалар файдалануны тыярга, шырпы кабызганчы газ кранын ачмаска кирәк. Газ исе килгән очракта электр яктыркычларны кабызу, җиһазлары куллану тыела. Газ җиһазларын сүндереп, краннарны ябып бинаны җилләтергә кирәк. Әгәрдә ис килү туктамаса газ хезмәтен бригадасын чакыртырга кирәк.  

 Мичкә яккан вакытта кагыйдәләрне бозу – җылылык сезоны вакытында янгыннар чыгуның алыштыргысыз сәбәпчесе. Шуңа күрә, мич белән ягыла торган йортларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәргә кирәк: җылыту сезоны башланыр алдыннан мич, шулай ук бина эчендәге төтен юллык­ларының тышкы ягы  һәм аеруча да чормалардагы төтен торбаларын, түбәдән югары чыгып торган урыннарны, алардан чыккан төтеннән барлыкка килгән кара ярыкларны ак төстән күреп булсын өчен, известь яки балчык измәсе белән акларга кирәк; сүнеп бетмәгән күмерләрне һәм көлне корылма яннарына һич кенә дә ташларга ярамый.

Мичне кабызып җибәрү өчен  тиз янып китүчән сыекчалар куллану тыела, йоклаганчы 3 сәгать алдан мичкә ягуны туктатырга кирәк. Мич алдындагы такта идәндә 50х70 см. калай булырга тиеш, ә утынның озынлыгы мичтән чыгып тормавы шарт.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса