Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балык Бистәсе районында янгыннарны кисәтү максатыннан нинди чаралар күрелә

 Агымдагы елда Балык Бистәсе районы территориясендә 8 янгын теркәлде. Узган ел бу чорда 12 янгын чыгып, 1 кеше һәлак булган иде.

Янгыннарның күпчелеге электр җиһазларын монтаҗлау, мичләрдән файдалану кагыйдәләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыктылар.
Торак пунктларда, урман массивларында янгыннарны кисәтү максатыннан районда күзәтү эшчәнлеге, эчке эшләр бүлеге, авыл җирлеге, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренән 26 маневрлы патруль группалары төзелде. Бу группалар график нигезендә урман янгыннары чыгу ихтималы зур булган торак пунктларда планлы рейдлар уздыралар.  Районда шулай ук 105 кешене берләштергән 39 профилактик группа эшләп килә.
Агымдагы елда “Торак” операциясе кысаларында 3112 торак йорт һәм 56 күпфатирлы йортта яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып барылды. Аеруча күп балалы гаиләләр, ялгыз картлар, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр уздыруга зур игътибар бирелде. Янгыннарда кешеләр һәлак булуны кисәтү максатыннан йортларга һәм фатирларга 394 данә автоном янгын кисәткеч урнаштырылды.

Андрей Иванов, 
Алексеевск һәм Балык Бистәсе
 районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса