Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балык Бистәсе районы территориясендә  янгыннарга каршы комплекслы чаралар үткәрелә

Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә  янгыннарга каршы махсус режим чорында торак пунктларны һәм икътисад объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан комплекслы чаралар үткәрелә.

 Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара янгын куркынычсызлыгы һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре бу ике район территориясендәге 27 торак пунктта планлы рейдлар уздыралар. Шулай ук урманнарга якын урнашкан 4 авылда планнан тыш тикшерү үткәрәләр.

Рейдлар барышында  торак пунктларны янгыннардан саклауга юнәлдерелгән чаралар күз уңында тотыла. Минеральләштерелгән полосаларга, кешеләргә хәбәр салу системаларына, су белән тәэмин ителешкә, ирекле янгын дружиналары оештыруга аеруча  зур игътибар бирелә.

Тикшерүләр барышында гражданнар белән җыеннар да уздырыла. Аларда язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып барыла.

Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре сезне язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорда аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыралар.

 

Алексей Гречанюк,

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы.

inf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса