Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балыкбистәлеләр,электр приборларыннан сак файдаланыгыз

Балык Бистәсендә "Торак-2017" янгын-профилактик операциясе уздырыла .Аның максаты-торак секторда янгыннарны кисәтү, кшеләрнең сәламәтлегенең, тормышының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрү.

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенән алынган мәгълүматлар буенча агымдагы елда безнең районда 9268 шәхси йортта янгыннан саклану кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелгән, 12864 граҗданинга янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелгән, 29 халык җыены уздырылган. Нигездә бу чаралар профилакитик характерда, аларның төп максаты көнкүрештә, эш урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне пропагандалау.

Анализ күрсәткәнчә, 2017 елда теркәлгән янгыннарның 60 проценты көнкүреш электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү нәтижәсендә килеп чыкканнар.

Төзек булмаган электр приборларыннан файдалану катгый рәвештә тыела. Кабызылган җылыткычларны шторалар, пәрдәләр, обой ябыштырылган стеналар, башка янучан предметлар янына куярга ярамый. Фатирдан кыска гына вакытка чыкканда да, электр приборын сүндереп куярга гадәтләнегез. Аларны янмый торган материалдан ясалган аскуймаларга урнаштыру да зарури таләп.

Электр үткәргечләрне дөрес итеп монатжламу да фаҗигаләргә илтә. Торак йортларда, фатирлардагы электр исәпләгечләрдә (счетчик) калибрланмаган саклагычлар ("жучоклар") файдалану катгый тыела. Бер розеткага бер ничә прибор тоташтырып электр челтәренә көчәнеш китермәгез. Электр челтәрендә телефон чыбыкларын куллану шулай ук куркыныч. Аларның юанлыгы электр тогына исәпләнмәгән. Электр үткәргечләрнең телефон, радио чыбыкларына, антенналарга, агачларга, түбәләргә тиеп торуына да юл куярга ярамый. Төрле юанлыктагы,материалдагы, изоляциясе тузган чыбыкларны файдалану, кадак белән беркетү, чорнап тоташтыру тыела.

Шуны онытмагыз: сезнең куркынычсызлык, иминлек сезнең кулларда!

Автор Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев