Бүген иртәнге сәгатьләрдә район суды бинасы янына гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре- янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм , юл күзәтчелеге, газ хезмәтеннән күп төр техника җыелды.
"Бина эчендә шикле предмет калдырганнар"-әлеге хәбәр җыйды аларны. Минутлар эчендә бинаны хезмәткәрләрдән азат иттеләр.Бинаны җентекләп тикшереп чыктылар. Бу чара гадәттән тыш хезмәткәрләренең чираттагы өйрәнүе белән бәйле булып чыкты. Тревога нәтиҗәләре уңай бәяләнде.



Нет комментариев