Татарстанда беренче бэби-бокс барлыкка килде
Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Татарстанда беренче бэби-бокс урнаштырылды.
Бэби-бокс - авыр хәлдә калган аналарга балаларын калдырып китү урыны. Баласын бокста калдырган ана бернинди җаваплылыкка тартылмый. Шул рәвешле баласын чүп савытларында ташлап калдырган аналар саны кимер, яңа туган ташландык сабыйлар азаер, дип саный бэби-боксны булдыручылар. Чаллыда куелган җайланма 382 мең сумга төшкән.
http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/6927
Фотосы: http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/6927
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев