Табибә булырга хыялланам
Хәзерге вакытта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе - шәфкать туташы. Бу һөнәргә биктә җаваплы карарга кирәк. Моның өчен башта мәктәптә бик яхшы укырга,ә аннан махсус белем алырга.
Мин кечкенәдән бирле табибә булырга хыялланам. Бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен өйрәнеп,балалар табибәсе буласым килә.Табибә булып эшләү кызыклы гына түгел, катлаулы да.Кечкенә генә, нәни генә балаларның сәламәтлеген кайгырту зур җаваплылык сорый.Эш барышында нинди генә характерлы кешеләр белән очрашмыйлар.Әммаавыру кешеләрне савыктырган өчен, алардан рәхмәт сүзе ишетү бик рәхәттер.Табибә булу өчен, иң кирәкле фәннәрнең берсе-химия, аннан соң биология фәне. Моннан тыш,аларның күңелләре изге,уйлары бары тик яхшы гына булырга тиеш.Мин бу хыялымны тормышка ашырырга телим.
Зилә Кыямова, 6 нчы сыйныф укучысы,
Күгәрчен урта мәктәбе.
Фото: http://www.gorodfm.net/netcat_files/2551_3709.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев