Шифалы үләннәр дип әйтүгә, әбием исемә төште.
Май кычытканыннан аш пешерә, аякларга файдалы дип киптерә дә иде. Хәзер әни дә җиләкләргә йөргәндә, меңьяфрак һәм зәңгәр мәтрүшкәләр җыеп кайта.
-Әбиебез меңьяфракны эч авыртканда, ә зәңгәр мәтрүшкәне салкын тигәндә төнәтмә ясап эчә һәм безгә дә эчертә иде, - ди әни. Көз җитәрәк гөмбәгә йөргәндә, урманда гөлҗимеш җыярга була. Ә бу җимеш йөрәккә файдалы. Әнә безнең авылдан ерак түгел бөтен кырны көнбагыш каплаган. Ә инде аннан май чыгаралар һәм йорт малларына азык әзерлиләр.
Матурның да матуры ул - төнбоек. Су гөлчәчәге дә ул, ак лалә исемле дә ул. Шулай ук бу чәчәк җәйге көннең һава торышын билгеләргә ярдәм итә. Шифалы үләннәр-берсеннән берсе матур исемле! Алай гына да түгел, файдалы.
Дилә Гатауллина, 6 нчы сыйныф укучысы,
Күгәрчен урта мәктәбе.
Фото: http://praskoviamoskva.ru/images/75791662_large_3688700_kartinka450.jpg
Нет комментариев