Минем сеңлем бар. Аңа биш яшь, исеме Зәринә. Без аның белән бик тату. Мин аны мәктәптән сагынып кайтам.
Аның белән төрле уеннар уйныйбыз. Мин укытучы булам, ә ул укучы. Мин өйрәтәм, сеңлем нәрсәдер сызгалый. Аннан урамга чыгабыз, качышлы уйныйбыз. Озак уйнап булмый шул, дәрес әзерлисем бар минем.
Регина Зарипова.
Нет комментариев