Мамыккай
Безнең гаиләдә бер песи бар. Ул ак төстә.
Шуңадырмы, әллә йомшак булгангамы, без аны "Мамыккай" дип йөртәбез. Аның күзләренә карасаң, алар янып торалар, төсләренә килсәк, нәкъ минекенә охшаганнар - яшел. Ул урамга чыга, үзенең дуслары белән йөреп кайта. Ашыйсы килсә, ул ишек төбенә килеп мияулый. Мин аны ишекне ачып кертәм, ашарына бирәм. Ул бик тәмле итеп ашый, аннары рәхмәт әйткән сыман, миңа сырыша, мыраулый. Мин дә аны яратам, кадерлим һәм саклыйм.
Ризәлә Гыйлемханова,
Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Фото: http://download.1wallpaper.net/20150527/cat-white-lie-light-5120x3200.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев