Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Күгәрчен мәктәбендә “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде

Көз җиткәч , барлык укучыларның да яратып һәм көтеп алган бәйрәме "Сөмбелә" уза. Безнең Күгәрчен мәктәбендә дә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде.

Бу көнебез барыбыз өчен дә бик истәлекле булды. Мәктәптә барлык укучылар көләч йөзлеләр иде.

Бәйрәм башланып киткәч, хөкемдарлар ярминкәгә дип әзерләгән табыннарны карап чыктылар. Барлык сыйныфларның да өстәлләре мулдан иде. Бәйрәмебез яшелчәләргә багышлангач, табыныбызны яшелчәдән пешергән ризыклар бизәде. Без әле моның белән генә туктап калмадык, яшелчәләрдән төрле әкият геройлары да ясадык. Груша төсле кабаклардан матур кызлар, Золушка, ягъни Көлсылу, Сертотмас үрдәк, кыргый җәнлекләр, ерткыч балыклар, оча торган ковер-самолет та бәйрәмгә кунакка килгәннәр иде.

Ярминкәгә дип пешерелгән ризыкларны укучылар, укытучылар, әти-әниләр бик яратып сатып алдылар. Аннан җыелган акчага истәлекле урыннарга сәяхәт кылырбыз дип торабыз.

Зилә Кыямова, 6 нчы сыйныф укучысы,

Күгәрчен урта мәктәбе.

Фото: http://www.theplace2.ru/archive/pic_meals/img/picture_334.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм