Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясе башланды

Казан депутатлары бүген дистә ярымлап мәсьәләне карап хәл итәргә тиеш була

Бүген башкала мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендә Казан шәһәре Думасының XLIV сессиясе үткәрелә. Казан ратушасында хәзерге минутларда башланган әлеге сессиядә 45 муниципаль депутатның 40ы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика парламенты депутатлары, федераль күзәтчелек органнарының төбәкләрдәге, шулай ук җирле органнар вәкилләре катнаша.

44нче сессиянет төп эше башланганчы, И.Метшин бер төркем шәхескә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген депутатлар каралышына Дума президиумы төп 14 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, ул көн тәртибенә нигез итеп кабул ителде.

Аерым алганда, Казан каласының шәрәфле гражданы, 2011-2015 елларга Казан муниципаль берәмлегенең социаль-икътисади үсеш программасына үзгәрешләр кертү, башкала районнары участок сайлау комиссияләре составына резервка кертүгә кандидатуралар тәкъдим итү, Казанда мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр хәл ителер дип ниятләнә. Шулай ук Дума элек кабул иткән шактый карарга үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Мисалга, физик затларның милкенә салым, Казанның муниципаль милкен приватизацияләүдә 2014-2016 елларга каралган фаразлама планы (программасы), 2015 елга һәм 2016, 2017 еллардагы планлы чорга муниципаль бюджет, шәһәр Башкарма комитеты структарасы, Башкарма комитет аппараты, транспорт комитеты, кулланучылар базары һәм хезмәтләре комитеты, Дума аппараты положениесе һ.б.турында сүз барачак.

Миләүшә Низаметдинова.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/03/111953/

Фото: new.arspress.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия Дума