Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

“ГАИЛӘ ҺӘМ МӘКТӘП” ЖУРНАЛЫ. МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘҮ ТУРЫНДА 3 ЯЛГЫШ ФИКЕР

1нче сыйныфка укырга керү - сабыйларга гына түгел, ата-анасы өчен дә зур стресс. Шулкадәр борчылу урынлымы? Мәктәп тормышы турында күзаллавыбыз чынбарлыкка туры киләме? Әти-әниләр арасында киң таралган өч ялгыш фикерне белеп тору комачау итмәс.

БЕРЕНЧЕ ЯЛГЫШ ФИКЕР: «КҮБРӘК БЕЛСӘ, ЯХШЫРАК»

Күп әти-әниләр баласын мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга мәҗбүри өйрәтә. Янәсе, никадәр күбрәк мәгълүмат үзләштерсә, аның өчен шулкадәр әйбәтрәк. Әмма бу гына мәктәпкә әзерлек күрсәткече түгел. Дөрес, интеллектуаль үсешнең бер начарлыгы да юк. Тик моның икенче ягы да бар: күптән өйрәнгән нәрсәләр турында кабат тыңлау аңа кызык булырмы икән соң? Шуңа күрә мәктәпне баланың акыл үсешенә туры китереп сайларга тырышыгыз. Булачак укытучысы белән дә алдан танышу яхшы. Тәҗрибәле мөгаллим аның акыл үзенчәлекләренә, мәгълүматны үзләштерә алу сәләтенә карап йөкләмәләрне билгеләячәк.

1нче сыйныфта балага төрле яклап таләпләр явып кына тора. Аның өчен иң кыены - әнә шул кагыйдәләргә буйсыну. Моңа өйрәтү өчен иң әйбәт ысул - уен. Мәктәпкә китте дип кенә баланы уйнаудан тыймагыз, үзегез дә кушылып уйнагыз. Бала уен вакытында яшьтәшләре белән аралашырга, хисләре белән идарә итәргә өйрәнә.

ИКЕНЧЕ ЯЛГЫШ ФИКЕР: «УЛ ӘЛЕ КЕЧКЕНӘ, БУ ЙӨКЛӘМӘНЕ БУЛДЫРА АЛМАС»

Бу очракта әти-әни сабыен бөтен кыенлыклардан һәм борчулардан сакларга тырыша. Балалар моны бик тиз сизеп ала. Аз гына катлаулы биремгә юлыгуга, ул «миннән булмый», дип тизрәк өлкәннәр янына йөгерәчәк. Тик чынбарлыкта баланы мәктәптәге стресс һәм авырлыклардан саклап калу мөмкин түгел. Кирәк тә түгел. Менә аңа терәк булырга мөмкин. Өч кагыйдәне онытмагыз:

- бала инде үзләштергән биремнәргә катышмагыз;

- әлегә ул үзе генә эшли алмаган биремнәрдә киңәшче булыгыз;

-ул башкара алмастай эшләрне генә үзегез башкарыгыз.

ӨЧЕНЧЕ ЯЛГЫШ ФИКЕР: «БАЛАЛАР УКЫРГА ТЕЛӘМИ, ШУҢА КҮРӘ АЛАРНЫ ГЕЛ КҮЗӘТЕП ТОРЫРГА ҺӘМ ҖӘЗА БИРЕРГӘ КИРӘК»

Яңалык белән кызыксыну - кешенең табигатендә. Белем алу өчен тыныч, нормаль мохит тудырылалар икән, бала, һичшиксез, мәктәптә дә теләп укыячак. Ә басым ясауга, гаделсезлеккә һәм җәзага тартуга ул каршылык белән җавап бирәчәк. Нәтиҗәдә, аның укуы гына начарланып калмыйча, үзара мөнәсәбәтләрдә дә упкын барлыкка килүе бар. Бала мәктәптә үзен шәхес дип хис итсен өчен, аны гаиләдә үк шулай танырга кирәк. Җәзадан куркып кына белем алуга омтылыш барлыкка килми

Дания ФӘХЕРТДИНОВА, психолог.

http://tatmedia.ru/newssee/20765

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпкә әзерләнү 3 Ялгыш Фикер