Бер сәгатьтә ике бәйрәм - фотолар
Балалар иҗаты

Бер сәгатьтә ике бәйрәм - фотолар

Бүген икенче Балык Бистәсе мәктәбе җирлегендә бер-берартлы ике бәйрәм узды.

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Илһам Валеев һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гөбәйдуллин катнаштылар.

Бу сәгатьләрдә әлеге мәктәп каршында универсаль спорт мәйданчыгының район буенча 8 нчесе ачылды. Аны, нигездә, "Балык Бистәсе "Меливодстрой" җәмгыяте төзүчеләре сафка бастырган.

Ә бәйрәмнең икенче өлеше "Мәктәпкә барырга ярдәм ит-2015" республика хәйрия акциясе кысаларында узды. Анда 33 балага уку - әсбәплары тутырылган букчалар һәм акчалата конвертлар тапшырылды.

Бу акция башка мәктәпләрдә дә дәвам итәчәк.

Язмабызның дәвамы белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотосы.


сайлаулар хәйрия акциясе ике бәйрәм

Нет комментариев