Балык Бистәсе районы егетләре ил сакларга китә
Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш старт алды.
Быел безнең районнан армия сафларына 18 егет чакырыла. Алар илебезнең төрле почмакларында Ватан алдындагы изге бурычларын үтиячәкләр. Беренче чакырылыш 20 октябрьдә булачак. Балык бистәсе егете Евгений Осипов беренчеләрдән булып хәрби форма кияргә җыена. Теләге хәрби диңгез флотында хезмәт итү.
Узган атна ахырында Мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатуга багышланган тантаналы кичә булды. Анда армиягә китәчәк егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары, югары сыйныф укучылары килгәннәр иде.
....Тиздән солдат формасы киячәк егетләр тантаналы музыка, алкышлар астында сәхнәгә чакырылдылар. Беренче булып аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов сәламләде.
- Армиягә чакырылу һәр егет тормышында бик мөһим вакыйга. Хәрби хезмәт узмыйча ир-егет Ватаннның тулы канлы гражданины була алмый. Хәзер укырга кергәндә дә, эшкә урнашканда да армия хезмәте исәпкә алына. Егетләрнең лаеклы хезмәт итүләләрен телим. Ун Советлар Союзы Герое Ватаныннан булуыгызны истән чыгармагыз. Ата-аналарыгызның, бабаларыгызның исеменә тап төшермәгез һәм әлбәттә исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Кирәк булса, без сезгә мөмкин булган ярдәмне күрсәтербез,- диде ул.
Аннан соң сүзне Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Балык бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы Фәрит Ваһапов алды.
-Бүген Районның армиягә чакыру комиссиясенең утырышы булды. Анда сәхнәдә басып торучы якташларыбыз тантаналы рәвештә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә чакырылдылар. Армия- дәүләтебезнең йөзе. Соңгы 5 ел эчендә Кораллы Көчләр тамырдан үзгәреш кичерде. Аңа җәмгыятнең, ил җитәкчелегенең мөнәсәбәте үзгәрде. Армия алдында бүген бик җитди бурычлар тора. Кораллы көчләребез бөтен дөнья күз алдында аларны уңышлы үти. Тиздән безнең якташларыбыз да данлы армиябез сафына басалар. Алар лаеклы хезмәт итүләренә ышанабыз.
Бу көнне дин әһелләре: Александр атакай һәм Равил хәзрәт тә яшьләребезгә үз фатихаларын бирделәр.Ватанны саклау бурычының иң лаеклылырга гына бирелүен ассызыкладылар. Туган якны яратырга, күз карасыдай сакларга өндәделәр. Бер елдан изге бурычларын намус белән үтәп, исән-сау килеш, ныгып, чыныгып кайтуларын теләделәр. Ә үзешчән артистлар дәртле-моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Илгиз Җамалиев.
Рәсемдә: Хәрби комиссар егетләргә фатихасын бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев