2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлау Балык Бистәсе районында уңышлы узды. Сайлаучылар исемлегенә кертелгән 21353 сайлаучының тавыш бирүдә 20935 е катнашты. Бу барлык сайлаучыларның 98,04 процентны тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендәге федераль сайлау округы буенча тавыш бирү нәтиҗәләре. Тавыш бирүдә катнашкан барлык сайлаучылар партияләрне яклап түбәндәгечә тавыш бирделәр: "Родина" Бөтенроссия сәяси партиясе-0,26 процент, "Россия коммунистлары коммунистлар партиясе-0.52 процент, "Гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе"-0,21 процент, "Бердәм Россия"-96,41 процент, "Зеленые" Россия экология партиясе"- 0,08 процент, "Гражданлык Платформасы"-0,02 процент, «Россия либераль-демократик партиясе» - 0,67 процент, "Халык иреге партиясе" (Парнас) - 0,03процент, "Партия Роста"-0,04 процент, "Гражданлык Көче"- 0,01процент, "Яблоко" Россия берләштерелгән демократик партиясе -0,08 процент, "Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе"-1,18 процент, "Россия патриотлары"- 0,02 процент, «Гадел Россия»- 0,40 процент.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә 26 номерлы Идел буе бер мандатлы сайлау округы буенча тавыш бирү нәтиҗәләре: тавыш бирүдә катнашкан барлык сайлаучылар депутатлыкка кандидатлар өчен түбәндәгечә тавыш бирделәр: Бильгильдиева Рушания Габдуләхат кызына -3,78 процент, Бородин Евгений Анатольевичка -1,13 процент, Габдуллин Ленар Айдар улына -1,56 процент, Новиков Дмитрий Николаевичка - 0,72 процент, Новиков Илья Вадимовичка -1,09 процент, Пешков Виктор Петровичка-1,81 процент, Сибагатуллин Фатих Сәүбановичка -89,79 процент.
Марат Хәсәнов,
Балык Бистәсе районының
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Нет комментариев