Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәясәт

Татарстан Президенты Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләренең баш командующие белән очрашты

Рөстәм Гомәров Россия илкүләм гвардиясе Федераль гаскәрләре хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнгән.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия илкүләм гвардиясе Федераль гаскәрләре хезмәте директорының урынбасары - Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләренең баш командующие Сергей Лебедев белән очрашты. Бу хакта Татарстан башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президентының ТР Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узган очрашуда шулай ук Илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие урынбасары Артур Әхмәтҗанов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Российская илкүләм гвардиясе Федераль гаскәрләре хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Очрашу барышында Сергей Лебедев Рөстәм Миңнехановка Россия илкүләм гвардиясе Федераль гаскәрләре хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәровны рәсми рәвештә тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Рөстәм Гомәровка чираттагы хәрби звание - полковник исеме бирелүе турында указ имзаланган.

Сергей Лебедев Россия илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәте исеменнән Рөстәм Миңнехановка Татарстан тарафыннан күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар, актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов та Россия илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынына Рөстәм Гомәровны билгеләгәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Аннары алар агымдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев